«Газель» машинасы «КАМАЗ» автоцистернасына бәрелгән
Юл хәрәкәте иминлеге

«Газель» машинасы «КАМАЗ» автоцистернасына бәрелгән

Авария бүген көндез Югары Мактама борылышында булган.

Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). «Газель» йөк машинасы Әлмәт янында «КАМАЗ» автоцистернасына бәрелгән, «Газель» йөртүчесе җәрәхәтләнгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Бүген көндез Югары Мактама борылышы янында «ГАЗель» йөк машинасы «КАМАЗ» автоцистернасының арткы өлешенә килеп бәрелә.

«Газель» машинасын йөртүчесе томан аркасында автоцистернаны күреп өлгермәгәндер һәм вакытында тормозга басып өлгермәгәндер», – дип уртаклашты агентлык белән юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Йөк машинасы руле артында булган егет төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

  

   

Фото: очевидцы

 

Фото: очевидцы

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/18/197173/

   

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


дтп

Нет комментариев