Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.
Кичә Татарстанда дүрт автомобиль катнашында массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган, дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га авария урынында булучылар хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте кичке унберләр тирәсендә М7 трассасының 924нче километрында булган. Түбән Яке авылы янында ике йөк машинасы Ford Focus һәм Лада Калина җиңел машиналары белән бәрелешкән.
Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике пассажир, Лада йөртүчесе һәм КамАЗ йөртүчесе зыян күргән.
Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев