Ишекне шул йортта яшәүчеләр туктамый балалар елаганлыктан ачарга булганнар.
Екатеринбургта ике сабыйны әти-әниләре мәете янында тапканнар.
Фаҗига Таганская урамындагы йортта була. Арендага алынган фатирда ир белән хатынның мәетләре табылган. Яннарында ике яшьлек уллары белән өч айлык кызлары елап утырган.
Ишекне шул йортта яшәүчеләр туктамый балалар елаганлыктан ачарга булганнар. Малай кранны ачкан булса кирәк, фатирдан подьездга су да агып чыккан.
«Анда бер гаилә фатир арендалап яши иде. Алар берничә көн күренмәде, тавышлары да ишетелмәде, ә сабыйлар бертуктаусыз елады. Алар белән күршеләр ишек аша сөйләште. Полиция килмәде, — дип сөйләгән әлеге йортта яшәүче.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев