Казан янында ике машина катнашындагы авариядә 9 яшьлек бала һәлак булган.
Трассада Усад бистәсенә таба хәрәкәт иткәндә KIA һәм чүп ташый торган КамАЗ автомобиле бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, чит ил автомобиленең алгы утыргычында барган малайның гомере өзелгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, бала иминлек каешын эләктергән булган.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев