Юл-транспорт һәлакәтендә 5 яшьлек бала зыян күргән
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл-транспорт һәлакәтендә 5 яшьлек бала зыян күргән

Баланы хастаханәгә салганнар. Башка зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми

Казанның Оренбург трактында өч автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә 5 яшьлек бала зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, кичә якынча 18:35тә Hyundai йөртүчесе юлда яткан тартманы урап узарга тырышып караган, әмма машинаны алып киткән һәм ул каршы якка чыккан. Анда ул Kia Rio һәм Kia Ceed белән бәрелешкән.

Баланы хастаханәгә салганнар. Башка зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев