Юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм тизлек режимын сакларга чакыра

15 июньдә Мөслим районында җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, Changan автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган, машина юл читендәге кюветка төшеп китеп, әйләнеп капланган, дип яза «Татар-информ».

Фаҗигада имгәнгән 25 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган, әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Йөртүче һәм тагын бер пассажир җәрәхәтләр алган. Һәлакәтнең барлык сәбәпләре ачыклана.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм тизлек режимын сакларга чакыра.

 


хастаханә кювет

Нет комментариев