Юл-транспорт һәлакәте вакытында машина салонында сабый да булган.
Саба районында Ауди машинасы дамба астына капланган. Бу хакта «Татар-информ» га авария шаһитлары хәбәр итә.
Чит ил машинасы йөртүчесе Шәмәрдән авылы ягыннан Сабабистәсе ягына хәрәкәт иткән. Идарә итүне югалту нәтиҗәсендә машина дамба астына төшеп каплана.
Юл-транспорт һәлакәте вакытында машина салонында сабый да булган. Алар икесе дә җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.
Нет комментариев