Казанда әнисе белән кызы һәлак булган юл фаҗигасенең видеосы чыкты
Юл хәрәкәте иминлеге

Казанда әнисе белән кызы һәлак булган юл фаҗигасенең видеосы чыкты

69 яшьлек йөртүче идарә иткән машинаның "зебра" дан чыгып барган хатын-кыз белән аның кызын бәрдереп китә. 35 яшьлек хатын-кыз белән аның 10 яшьлек кызы "Ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булган.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда әнисе белән кызы һәлак булган юл фаҗигасенең видеосы чыкты. Юл фаҗигасе төшерелгән кадрларны "Татар-информ"ның шәхси чыганагы  тапшырды.

"Татар-информ" Казанның Мәскәү районында Ибраһимов проспектындагы 326нчы йорт каршында 69 яшьлек йөртүче идарә иткән "Мицубиси" машинасының "зебра" дан чыгып барган хатын-кыз белән аның кызын бәрдереп китүен хәбәр иткән иде.

35 яшьлек хатын-кыз белән аның 10 яшьлек кызы алган имгәнүләрдән "Ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булган.

 

Фото: скриншот

 

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


дтп

Нет комментариев