15 март көнне Кенәбаш балалар бакчасында “Сак йөрик” дип аталган юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган чара үтте.
Малайлар һәм кызлар тәрбияче апалары Альбина Мөхәммәтшина белән җәяүлеләргә, пассажирларга, велосипедчыларга бәйле юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап чыктылар, ни өчен караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элемент тагарга кирәк дигән сорауга җавап бирделәр. Юл хәрәкәте буенча булган белемнәре белән уртаклашып, балалар “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиевадан истәлек бүләкләре алдылар.

Фото: автор
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев