Юл хәрәкәте иминлеге

Кичә Киров – Малмыж – Нократ Аланы юлында һәлак булганнарны җирләделәр

27 ноябрь көнне кич 18:15 сәгатьтә Киров – Малмыж – Нократ Аланы юлыныӊ 36нчы километрында «Нива» һәм «Лада Калина» машиналары бәрелешү аркасында 4 кеше һәлак булды.

«Нива» машинасында 70 яшьлек шофер һәм 63 яшьлек пассажир, «Калина» машинасында 35 яшьлек шофер һәм 58 яшьлек пассажир һәлак була. «Калина» машинасында булган шоферныӊ тормыш иптәше больницада, кызы һәм аныӊ иптәш кызы төрле тән җәрәхәтләре алалар, тормышларына куркыныч янамый. Югары уку йорты укытучысы иларә иткән машинада балык тотудан кайта торган булалар, ә «Лада Калина» машинасында утырганнар Киров шәһәрендә булган балалар конкурсыннан өйләренә юл тотканнар.

Юлларда игътибарлы булсак иде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


дтп

Нет комментариев