Кичләрен бик иртә караңгы төшә. Балаларыбызның саклыгын тәэмин итү өчен киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдыру бик тә кирәк.
Шушы максаттан чыгып, ЮХИДИ хезмәткәрләре Ленин урамындагы өченче номерлы балалар бакчасы янында “Күренеп тор!” дигән акция үткәрделәр. Акция вакытында балаларга яктылыкны кире кайтарткыч элементлар өләштеләр, ә инде әти-әниләргә үз чиратында яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану турында буклетлар тапшырдылар.

Лилия Һадиева,
Балтач юл хәрәкәте инспекциясе.
Автор фотолары.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев