Машина йөртүчене һәм пассажирларны тапмаганнар.
11 нче декабрь төнендә Татарстанның Кукмара районында Сабанчы авылы янында кыр уртасында «Лада Приора» автомобиле янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәч, автомобиль янында машина йөртүчене дә, пассажирларны да тапмаган. Нәтиҗәдә, машина тулысынча янып беткән.
Чыганак: ТИ
Шаһитлар фотосы
Нет комментариев