Машина белән кунакка керү авариягә, 100 меңнән артык штрафка китерә (+фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина белән кунакка керү авариягә, 100 меңнән артык штрафка китерә (+фото)

Дөнья булгач ниләр генә күрмисең дә, ни генә ишетмисең инде. Аның бит барысын да әле белеп, тоеп бетерәсе дә килә.

Киноларда күргәнегез бардыр – машина белән кибеткә керүчеләр бар. Ә менә Мөслим районында бер кызыкай машина белән кунакка кермәкче булган.


Ләкин ахыры гына кинолардагыча түгел: машина йөртү таныклыгыннан баш каккан, рүльгә исерек килеш утырган өчен һәм газ торбасын аударган өчен 100 меңнән артык штраф та манчыганнар үзенә. Машина турында әйтеп тормыйбыз инде – күрәсез.

Җитмәсә кызкай ДТП урыннан кача да әле. Ләкин безнең авыл бер урам дигәндәй – кемнең кем икәне, ире дә полиция хезмәткәре булуы тиз ачыклана.

 

tatar-today.ru

 Фото: tatar-today.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев