Сабада юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр саны алтыга җиткән
Юл хәрәкәте иминлеге

Сабада юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр саны алтыга җиткән

Зыян күрүчеләрнең берсе ике яшьлек бала, ул хастаханәдә.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Саба районында юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр саны арткан. Ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күргән, берсе – 2 яшьлек бала. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Элегрәк “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Татарстанның Саба районы Шәмәрдән-Югары Утар трассасында килеп чыккан.

Һәлакәт аркасында 50, 29 һәм 24 яшьлек хатын-кызлар һәм ике яшьлек бала җәрәхәт алган. 53 яшьлек ир-ат машинада кысылып калган, коткаручылар аңа чыгарга ярдәм иткән.

Аннары ике зыян күрүче авыр хәлдә Республика клиник хастахансенә, бала Балалар республика клиник хастаханәсенә озатылган. Һәлакәттә зыян күргән тагын өч кеше Саба үзәк район хастаханәсендә тикшерелгәннән соң, канәгатьләнерлек хәлдә амбулатория дәвалануына җибәрелгән.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


дтп

Нет комментариев