Тукай районында нефть ташый торган йөк машинасы ауган (+видео)
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында нефть ташый торган йөк машинасы ауган (+видео)

Цистернадан 400 литр нефть аккан.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Тукай районында нефть ташый торган йөк машинасы ауган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт хакындагы хәбәр 112 номерына кичә 20 сәгать 04 минутта килеп ирешкән.

Цистернадан 400 литр нефть түгелгән.

Һәлакәт урынына Яр Чаллы янгын сүндерү-коткару гарнизонының оператив төркеме, ЮХИДИ һәм медицина хезмәткәрләре килгән.

Һәлакәттә зыян күрүчене янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар гидравлика җиһазлары ярдәмендә чыгарган, беренче ярдәм күрсәткән һәм медицина хезмәткәрләренә тапшырган.


 

 

Фото: пресс-служба МВД по РТ

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев