Яңа Telegram-канал ачылды, язылдыгызмы әле!
Юл хәрәкәте иминлеге

Яңа Telegram-канал ачылды, язылдыгызмы әле!

Бирегә сез аноним рәвештә исерек шоферлар турында хәбәрләр җибәрә алачаксыз!

Әлеге Telegram-каналга нинди хәбәрләр җибәреп була дисезме? Бу фәкать Балтачның ЮХИДИ каналы булачак һәм анда исерек шоферлар турында гына хәбәрләр юлланачак. Әлбәттә, кем инде башка кеше өстеннән “донос” эшләп йөрсен диярсез! Ә бит шул исерекнең юлында сез яки балагыз, туганыгыз очрарга мөмкинсез һәм ахыры үкенечле булырга мөмкин.

Әлегә бу канал ачылу өстендә генә. Ә алга таба аның эшләү тәртибе мондый булачак: юлда сез исерек шоферны күрәсез яки юл йөрү кагыйдәләрен бозуга юлыгасыз икән, моны фотога яки видеога төшереп, Telegram-каналга юлларга кирәк булачак. Килгән мәгълүмат ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырылачак һәм тиешле чаралар күреләчәк.

Фото: Телеграм каналдан скриншот

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


телеграм канал

Нет комментариев