1 гыйнвардан пенсияләр арта. Күпмегә?
Кеше һәм закон

1 гыйнвардан пенсияләр арта. Күпмегә?

2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче һәм эшләмәүче россиялеләрнең пенсияләре артачак.

1 гыйнвардан иминият пенсиясе 7,3 процентка артачак. Бу хакта «Шәһри Казан» яза.

«Әгәр дә бу инфляция дәрәҗәсенә туры килмәсә, хөкүмәт мондый индексацияне 2025 елның 1 февраленә кадәр арттыру буенча вәкаләтләр бирәчәк», — дигән Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

Шулай ук депутат 2025 елның 1 апреленнән социаль пенсия 14,75 процентка артачагын да әйткән.

 


пенсия

Нет комментариев