12 яшьлек кадет һәлак булган: аның үлеме бик күп сораулар тудырган
Кеше һәм закон

12 яшьлек кадет һәлак булган: аның үлеме бик күп сораулар тудырган

Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылган.

Биектау районында кадетлар мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы — 12 яшьлек малай һәлак булган. Аның үлеме бик күп сораулар тудырган. Бу хакта «Высокогорские вести» хәбәр итә.

Малай кичен дустының мотоциклында утырып йөргән. Рульдә дусты утырган булган. Кинәт йөртүче артта утыручының бөтен гәүдәсе белән үзенә авып, мотоциклдан шуып төшә башлавын аңлаган.

Малай мотоциклны туктаткач, дустының сулыш алуы ешаюын, укшуын күргән. Табиблар килгәч, 12 яшьлек баланың үлүен ачыклаган.

 

 

Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылган.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев