Күләме сатып алынган яшь кош-корт хакының 50 %ыннан артмаска тиеш, транспорт чыгымы чутланмый.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирә. Субсидия 1 апрельдән 1 июльгә кадәр чорда алынган кош-кортка кайтарыла: бер күркә һәм казга — 200 әр, үрдәк — 120, бройлер чебиенә 100 сум түләү каралган.
Күләме сатып алынган яшь кош-корт хакының 50 %ыннан артмаска тиеш, транспорт чыгымы чутланмый.
— Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кош-корт өчен бирелә торган субсидиянең шартлары быел да үзгәрмәде. Май уртасында сайлап алу туры игълан ителәчәк, — дип белдерде безгә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев