Кеше һәм закон

Балтачта “Татнефть» ягулык салу пункты кибетенә һөҗүм була

Аракы сөременнән аңгырайган бер яшь егет төнлә Балтач янында урнашкан «Татнефть» ягулык салу пункты кибетенә кереп, прилавкадагы товарларга кул суза,

Узган атнада аракы сөременнән аңгырайган бер яшь егет төнлә Балтач янында урнашкан «Татнефть» ягулык салу пункты кибетенә кереп, прилавкадагы товарларга кул суза, аларны туздыра башлый. Сигнал буенча тиз арада килеп җиткән ведомстводан тыш саклык бүлеге хезмәткәрләре ясаган кисәтүгә дә игътибар итми, аларны начар сүзләр белән мыскыл итә. Моның нәтиҗәсе – ул сак астына алына, аның гамәлләренә тиешле бәя биреләчәк.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


кибеткә һөҗүм

Нет комментариев