Бүген иртән Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык көллиятендә атыш булган.
Бу хакта “Лайф”ка хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткән.
Бу вакыйга нәтиҗәсендә ике кеше яраланган. Һөҗүмче-студент үз-үзен үтергән.
Көллият бинасы каплап алынган, урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли.

Башлангыч мәгълүматларга караганда егет төркемдәшләреннән шул рәвешле үч алган – аны мыскыл итеп көлә торган булганнар.
– Төркемдә аннан көләләр иде… Ул урамда ук ата башлады, — дип хәбәр иткән РИА “Новости”га бер студент.
Аграр көллияттә ату тавышлары ишеткәннән соң, барлык студентларны эвакуацияләгәннәр, дип яза Ватаным Татарстан.
Фото: life.ru
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев