Хатын-кызның җыйган акчасы булмаган, шуңа күрә әтисе туплаган акчаның «иминлеген кайгырткан» - күрсәтелгән реквизитларга 1,4 миллион сум күчергән.
Лениногорскида яшәүче хатын-кыз үзләрен «Россия почтасы» хезмәткәрләре дип таныштырган мошенниклар шалтыратканнан соң 1,4 миллион сум акчасын югалткан. Алар, имештер, аның исеменә килгән посылканы алу өчен СМСтагы кодны атауны сораган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Шуннан соң хокук саклау органы хезмәткәрләре исеменнән шалтыратырга керешкәннәр. Ялган полицейскийлар хатын-кызны аферистларның аның счетына керүе һәм, җыйган акчаның иминлеген тәэмин итү өчен, бөтен акчаны алып «имин счетка» күчерергә кирәк, дип куркыткан.
Хатын-кызның җыйган акчасы булмаган, шуңа күрә әтисе туплаган акчаның «иминлеген кайгырткан» - күрсәтелгән реквизитларга 1,4 миллион сум күчергән.
Ул берничә көннән соң гына мошенниклар корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев