Cеңлесенең ирен үтерүчене кулга алганнар: «Ул минем гаиләмне куркытып яшәде, мыскыл итте»
Кеше һәм закон

Cеңлесенең ирен үтерүчене кулга алганнар: «Ул минем гаиләмне куркытып яшәде, мыскыл итте»

Хәзер Әхмәтҗановка карата “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Казанның Коммунарлар урамында 35 яшьлек Тимур Әхмәтҗанов сеңлесенең ирен – остеопат Рәсүл Бурановны пычак белән чәнчеп үтергән. Хәзер Әхмәтҗановка карата “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

“Ул минем гаиләмне куркытып яшәде. Мыскыл итте, кыйнады, барысын да яулыкларга төреп бетерде. Радикаль карашлы ялган мөселман иде – эчте, тартты, хатын-кызлар белән чуалды. Күп тапкырлар аның белән сөйләшеп карамакчы булдым. Чик-чарага барырга туры килде”, – дигән журналистларга хөкем ителгән ир-ат.

Үзе әйтүенчә, ул гаебен тулысынча таныган.

“Полиция бүлегенә үзем килдем. Ярты сәгатьтән соң шунда идем инде”, – дигән Әхмәтҗанов.

Суд карары нигезендә, Әхмәтҗановны кулга алганнар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев