Фирүз бөтенроссия балалар иҗаты конкурсының төбәк этабында җиңү яулады
Кеше һәм закон

Фирүз бөтенроссия балалар иҗаты конкурсының төбәк этабында җиңү яулады

Жюри алдан сайлап алынган 40 эшкә бәя бирде

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында «Полицейский Дядя Степа» бөтенроссия балалар иҗаты конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды.

Катнашучылар Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эшен һәм патриотик кыйммәтләрне чагылдырган эшләнмәләр, шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган эшләр тәкъдим иттеләр.

Жюри алдан сайлап алынган 40 эшкә бәя бирде. Иң яхшы эшләр өч яшь категориясендә сайлап алынды. 9 яшьтән 11 яшькә кадәрге категориядә Балтач урта мәктәбенең 5-А сыйныф укучысы Фирүз Фазуллин өченче урын яулады. Котлыйбыз!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев