Казанда берьюлы дистәдән артык мәктәп һәм бакчага шартлаткыч куелу турында хәбәр килеп ирешкән
Кеше һәм закон

Казанда берьюлы дистәдән артык мәктәп һәм бакчага шартлаткыч куелу турында хәбәр килеп ирешкән

Башкаланың 11 мәгариф оесмасының электрон почтасына биналарда шартлаткыч җайланмалар куелуы турында хатлар килгән.

Казанда шартлаткыч җайланмалар турында аноним хәбәрләр аркасында 11 мәктәптә һәм балалар бакчасында балалар һәм персонал эвакуацияләнгән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булганча, учреждениеләрнең электрон почтасына биналарда шартлаткыч җайланмалар куелуы турында хат килгән. Администрация балаларны һәм персоналны оператив рәвештә эвакуацияләде. Бу хәлгә ачыклык кертелә.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru


терракт

Нет комментариев