Казанда югары урындагы ике полиция хезмәткәре ришвәт алган өчен тоткарланган
Кеше һәм закон

Казанда югары урындагы ике полиция хезмәткәре ришвәт алган өчен тоткарланган

Әлеге хокук бозу очрагы буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә тикшерү эше башланган.

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Казанда югары урында эшләүче ике полиция хезмәткәре ришвәт алган өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Алдагы көндә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе оператив-эзләү бүлеге хезмәткәрләре Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе белән берлектә 2 полиция хезмәткәрен тоткарлаган. Аларның авыр җинаять эшен җиңелрәк җинаять эше дип үзгәртеп исемләвенә карата дәгъва белдерелә.

Әлеге хокук бозу очрагы буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә тикшерү алып барыла. Хезмәткәрләрнең икесе дә эшеннән алынган. Алар гамәлләре өчен җавап тотачак. Әлеге хезмәткәрләрнең җитәкчеләре дә дисциплинар җаваплылык тотачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/02/168946/

Фото: pixabay.com/ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!

криминал

Нет комментариев