Үз әнисен уклау белән кыйнап үтергән ир-егеткә хөкем карары чыгардылар.
Үтерү узган елның көзендә булган. Гаепләнүче исерек хәлдә әнисенә кунакка килгән һәм биредә дә эчүен дәвам иткән. Нәтиҗәдә, әнисе белән улы арасында гауга чыккан. Низаг вакытында уфалы олы яшьтәге әнисенең агач уклавын ала һәм аңа кимендә 18 тапкыр суга. Алынган җәрәхәтләрдән пенсионер хатын шунда ук үлгән.
Бу хәлгә кагылышлы суд 21 июньдә узды. Ирне гаепле дип таныганнар һәм җиде елга катгый режимлы колониягә җибәргәннәр.
Фото: pixabay.com/ru
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев