Мәсхәрәләнгән кыз 30 миллион сум таләп итә
Кеше һәм закон

Мәсхәрәләнгән кыз 30 миллион сум таләп итә

Өфедә полицейскийлар тарафыннан дознаватель кызны көчләү белән бәйле хәлне тикшерү дәвам итә. Алга барган саен, буталыш-чуалчыклар арта гына сыман.

Гаепләнүчеләр ягыннан адвокатларның - тикшерү барышына, ә тикшерүчеләрнең соңгыларына сораулары күп.

Экспертиза әзер булса да, нәтиҗәләрен яңгыратырга ашыкмыйлар. Фикерләр төрле: кемнәрдер кыз ягында булса, кемдер полицейскийларны яклый.

Шунысы да билгеле: кыз үзен мәсхәрәләүчеләрнең һәрберсеннән унар миллион сум акча таләп итә. Адвокатлар бу санны нык күпсенә. Алай гына да түгел, алар гаепләнүчеләрне бөтенләй аклау яклы.

kiziltan.ru

Фото: pixabay.com/ru

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


җинаять

Нет комментариев