Ноябрь һәм декабрьдә кыскартылган эш атналары көтә
Кеше һәм закон

Ноябрь һәм декабрьдә кыскартылган эш атналары көтә

Бәйрәм атна уртасына туры килгәнлектән, эш графигына үзгәрешләр кертеләчәк

Ноябрь һәм декабрь айларында бәйрәм көннәре сәбәпле ике кыскартылган эш атнасы булачак.

Ноябрьдә эш атнасы 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан кыскара. Бәйрәм атна уртасына туры килгәнлектән, хезмәткәрләр өчен эш графигына үзгәрешләр кертеләчәк.

Тагын бер кыскартылган эш атнасы декабрь ахырында көтелә. Ел азагында россиялеләргә 28, 29 һәм 30 декабрь көннәрендә генә эшләргә туры киләчәк. Аннан соң Яңа ел бәйрәмнәренә бәйле озын яллар башланачак.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев