Кеше һәм закон

Операциянең икенче этабы башланды

13 ноябрьдән “Рәсәй балалары” дигән операциянең икенче этабы башланды

Кичә, 13 ноябрьдән “Рәсәй балалары” дигән операциянең икенче этабы башланды, ул 13 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Операция вакытында полиция хезмәткәрләре тарафыннан законсыз наркотиклар әйләнешендәге хокук бозуларны ачыклау юнәлешендә эшләр башкарылачак. Мәктәпләрдә 5 сыйныфтан башлап лекцияләр укылачак, “Факел” яшүсмерләр клубында Форпостчылар белән берлектә чаралар үтәчәк, балигъ булмаганнар комиссиясе тарафыннан исәптә торучы балаларны урыннарга барып тикшерүләр планлаштырылачак.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Рәсәй балалары

Нет комментариев