Россиядә 13 нче пенсия кертергә тәкъдим ителде
Кеше һәм закон

Россиядә 13 нче пенсия кертергә тәкъдим ителде

«Премиянең күләме уртача айлык хезмәт хакына тигез булырга тиеш, һәм мондый төзәтмәләрне без Хезмәт кодексына кертергә тәкъдим итәбез», - дип ачыклык кертте партия лидеры

«Гадел Россия» партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов Россиядә 13 нче пенсия һәм хезмәт хакы кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Без ел саен өлкән яшьтәге барлык гражданнарга пенсионерның яшәү минимумының бер ярым күләмен түләргә тәкъдим иттек. 2025 елда бу – 22,8 мең тирәсе иде, хәзер – 24,4 мең сум. Мондый законны кабул итү өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның ачык мисалы булырга мөмкин», – диде Миронов.

«Без гражданнар мондый премиягә 1 майга – Яз һәм Хезмәт бәйрәменә лаек дип саныйбыз. Аның күләме уртача айлык хезмәт хакына тигез булырга тиеш, һәм мондый төзәтмәләрне без Хезмәт кодексына кертергә тәкъдим итәбез», - дип ачыклык кертте партия лидеры.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


пенсия

Нет комментариев