Татарстанда Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе исеменнән ялган смс-хәбәр юллаучы кырыгалдарлар пәйда булган. Вируслы хәбәрләр ярдәмендә алар башкаларның исәп-хисабында булган акчасын үзләштерә.
Ялган белдерү хәбәре җибәрүчеләрнең адресы Федераль суд приставлары хезмәтенең рәсми электрон адресына охшаган. Аңа бары тик өстәмә хәреф яисә саннар гына өстәлә икән. Мисал өчен: "Федераль суд приставлары хезмәте акча тотып калыну турында кисәтә", - дигән хат fssprusr16.webtm.ru.G37 адресыннан килергә мөмкин. Ә федераль суд приставлары хезмәтенең рәсми адресы - r16.fssprus.ru. Башка төбәкләрдә регион саны гына үзгәрә.
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстандагы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, рәсми смс-хәбәрләрдә бурычлы кешенең исем-фамилиясе һәм әтисенең исеме тулысынча языла, башкару эшенең номеры, бурыч күләме күрсәтелә. Шулай ук бурычлыга рәсми сайтка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ясала.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев