Тагын бер кассир Луиза Хәйруллина "батырлыгын" кабатлаган
Кеше һәм закон

Тагын бер кассир Луиза Хәйруллина "батырлыгын" кабатлаган

Монысы - Уфадан. Башкаланың "Открытие" банкында эшләүче бер кассир эш урыныннан 6,5 миллион сум акча урлап алып чыккан.

Бәхеткә, аны озак эзләргә туры килмәгән. Банкның сак хезмәте эзенә тиз төшкән. Әлегә аның бу адымга баруының сәбәбе билгесез. Аның белән тикшерүчеләр эшли, дип яза Кызыл таң.

Кеше банкта эшли-эшли акча белән саташа башлый микән әллә? Көн дә кулдан миллионнарча акча үткәндә берникадәресен кесәгә салмыйча түзеп кара!

Фото: pixabay.com/ru


җинаять

Нет комментариев