Татарстанда бер ир-ат сөеклесен пычак белән кадап үтергән
Кеше һәм закон

Татарстанда бер ир-ат сөеклесен пычак белән кадап үтергән

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстанда бер ир-ат сөеклесен пычак белән кадап үтергән. 49 яшьлек хатын-кыз гәүдәсе республиканың Актаныш районы Пучы бистәсенең бер йортында табыла. Үтерүдә шикләнеп, 55 яшьлек ир-ат тоткарлана.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә сөйләүләренчә, ир конфликтның мәхәббәт мөнәсәбәтләре нигезендә килеп чыкканлыгын аңлаткан. Ызгыш вакытында ир пычак эләктереп ала һәм берничә тапкыр хатын—кызга кадый. Ул алган җәрәхәтләрдән үлә.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир үз гаебен таный. 

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru


җинаять криминал

Нет комментариев