Туеп, күкрәгенә пычак кадаган
Кеше һәм закон

Туеп, күкрәгенә пычак кадаган

Гел  тавыш чыгара торган булган...

Казанда яшәүче 34 яшьлек хатын  кайчандыр бергә торган ир-атка пычак белән кадаган. Бу хәл узган елның октябрь аенда,  Казанның Комиссар Габишев урамында килеп чыккан. Ир-ат гел  тавыш чыгара торган булган, хатынга ике кечкенә баласын тәрбияләргә комачаулаган.  Бу юлы хатын әрләүләргә түзеп тормаган, аш-су пычагы белән ир кешенең күкрәгенә кадаган.  Җәрәхәтләнүчене хастаханәгә салганнар, хәзерге вакытта аның тормышына бернинди дә куркыныч янамый, ди. Суд хатынны, белә торып кеше сәламәтлегенә зыян салганы өчен,  гаепле дип тапкан,  ике елга ирегеннән мәхрүм иткән.

https://kazanfirst.ru/news/465430

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


җинаять җаваплылыгы

Нет комментариев