Тоткарланучыларның барысына да сак астына алу рәвешендәге чик кую чарасы сайланган.
(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Татарстанда эзләнүдә булган 9 җинаятьче тотылган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә.
"Оператив-эзләү чаралары барышында җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең оператив бүлегенең эзләү бүлеге хезмәткәрләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәттәшләре белән берлектә 9 хөкем ителгән гражданны тоткарлаган", – дип аныклаганнар идарәнең матбугат хезмәтендә.
Бер очракта хөкем ителгән җинаятьче поселение колониясенә озатылырга тиеш була, ләкин ул "җыелу" урынына килмәгән. Калган сигез җинаятьче җинаять-башкару инспекциясенә контроль күренешкә килмәгән.
Тоткарланучыларның барысына да сак астына алу рәвешендәге чик кую чарасы сайланган.
Фото: архив/Рамиль Гали
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев