Бәла аяк астында дип юкка гына әйтмиләр. Нинди генә эшкә тотынсак та, саклану чараларын күрергә кирәк. Бигрәк тә өлкәннәребез сак булсын иде.
31 гыйнвар көнне, иртәнге 10.00 сәгатьтә, Ярак Чурма авылында яшәгән П.ны үз хуҗалыгы территориясендә авыр хәлдә күрәләр. Аны ат чанасы астында калгандыр дип фаразлыйлар. Зыян күрүчене район үзәк хастаханәсенә озаталар, тик ул, аңына килалмыйча, 11 сәгать 15 минутлар тирәсендә мәрхүм була.
Бәла аяк астында дип юкка гына әйтмиләр. Нинди генә эшкә тотынсак та, саклану чараларын күрергә кирәк. Бигрәк тә өлкәннәребез сак булсын иде.
Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.
Мәгълүмат район эчке эшләр бүлегеннән алынды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев