Кеше һәм закон

Балалы хатынны машина бәрдергән 

36 яшьлек хатын 6 яшьлек кызы белән тиеш булмаган урында юл аша чыгып бара торган булган

Казанда юлда балалы хатынны 20 яшьлек йөртүче утырган "Опель" машинасы бәрдергән. Бу турыда "Татар-информ"га Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иткәннәр. 
2 апрель көнне Адоратский урамында 36 яшьлек хатын 6 яшьлек кызы белән тиеш булмаган урында юл аша чыгып бара торган булган. 20 яшьлек машина йөртүче туктарга өлгермәгән һәм аларны бәрдергән. 
Хатынның баш мие селкенгән, баланың маңгае бәрелгән. 

 

tatar-inform


авария

Нет комментариев