Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әбине өченче каттан ташлаганнар...

Нәтиҗәдә, ул алган җәрәхәтләрдән дәваханәдә үлгән.

Бу коточкыч хәл Омск өлкәсендә булган.

26 һәм 28 яшьлек егетләр 84 яшьлек әбинең йортын талаганнар. Алар башта аны тукмаганнар, арытаба өченче каттан урамга ташлаганнар. Пенсионер хатынның гәүдәсен табучылар шунда ук ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Бирегә килгән табиблар әбинең алган җәрәхәтләрдән үлүен раслаган.

Бүген җинаятьчеләрне тоткарлаганнар. Аларны подъезд алдында торган видеокамералар ярдәмендә тапканнар. Арытаба егетләрнең наркоманнар булуы ачыкланган. Хәзер аларга 15 елга якын төрмә яный.

Шулай ук, аларны психологлар да тикшерәчәк.



Фото: pixabay.com

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев