Конкурс нәтиҗәләре буенча республикада 13 җиңүче билгеләнгән
2026 елның 10 сентябреннән 5 октябренә кадәр гомуми белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында олимпиадаларда призерлар һәм җиңүчеләр әзерләгән өчен грант бәйгесе уздырылды. Бәяләү барышында олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары саны, 2026 елда укучыларның олимпиадаларда катнашу нәтиҗәлелеге һәм соңгы өч елда җиңүчеләр һәм призерлар санындагы уңай динамика исәпкә алынган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча республикада 13 җиңүче билгеләнгән. Алар арасында Норма урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Насихова Гөлүзә Равил кызы һәм Әсәдуллина Энҗе Васил кызы да бар.
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне туган телебезне һәм әдәбиятыбызны саклау, үстерү юлында ирешкән зур уңышыгыз белән котлыйбыз! Олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләү — аеруча зур хезмәт һәм сабырлык таләп итә торган эш. Сез балалар күңелендә туган телгә карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре уятасыз, аларның талантын ачасыз. Сезгә алга таба да яңадан-яңа иҗади уңышлар, илһам һәм нык сәламәтлек телибез! Укучыларыгыз сезне һәрвакыт үзләренең казанышлары белән сөендереп торсын, ә хезмәтегез җәмгыятебездә һәрчак югары бәяләнсен!
Нет комментариев