Мастер-класслар милли рухка юл ача
Мәгариф

Мастер-класслар милли рухка юл ача

24 сентябрь көнне «Романтик» ял лагеры базасында республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирү юнәлешендә хезмәт куючы методистлар «Яшел подсоветка» – республикакүләм семинарга җыелды.

Семинар үз эшен милли һәм кунакчыл рухта кунакларны каршы алудан башлады, заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә эшләнгән балалар лагеры һәркемне сокландырды. Сәламләү өлешендә Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзилә Закирова, районның мәктәпкәчә белем бирү методисты Гөлнара Нотфуллинага сүз бирелде. Кунакларга күңел һәм кул җылысы белән эшләнгән яшел, милли бизәкле галстуклар бүләк ителде.

 

Сәламләүдән соң кунаклар районның балалар бакчалары тәрбиячеләре оештырган мастер-классларда катнаштылар, аннан күңел ачу, спорт уеннары булды. Семинар-киңәшмә үз эшен мул, кунакчыл табын артында дәвам итте.

«Яшел педсовет»

– Балтач җирлегендә узучы әлеге зур чарага республиканың мәктәпкәчә тәрбия өлкәсендәге белгечләре-методистлары җыелыштык, – ди районның мәктәпкәчә белем бирү методисты Гөлнара Фирдәвес кызы Нотфуллина. – Алтмышлап кеше килде, министрлык тарафыннан Минзилә Закирова да безнең кадерле кунагыбыз иде. Әлеге чараны яңа форматта –  «Яшел педсовет» дип уздырырга булдык.

В Балтасях прошел республиканский семинар – «Зеленый подсовет»

27 сентябрь – Мәктәпкәчә тәрбия бирүчеләрнең һөнәри бәйрәме уңаеннан, чараны матур котлау сүзләре белән башладык. Икенче өлештә Норма, Карадуган, Кече Лызи, Урта Көшкәт, бишенче, икенче номерлы балалар бакчалары тәрбиячеләре мастер-класслар күрсәтте, татар халкының милли үрнәкләрен чагылдырган матур брошьларын, удмурт халкының яман күзләрдән саклый торган муенсаларын ясадылар, апельсин  кабыгыннан шәмнәр эшләделәр. Кунаклар мастер-классларны бик яраттылар, хәйран вакыт оста куллы тәрбиячеләребез яныннан китә алмый тордылар.

Аннан соң күңелле спорт уеннарыннан торган квест үтте, моның өчен районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлегенә рәхмәтлебез, уеннарны алар оештырды. Шушындый күтәренке рухта белем һәм тәрбия бирү юнәлешендәге эшчәнлегебезне алга таба да уңышлы гына дәвам итәрбез дип ышанып калабыз.

В Балтасях прошел республиканский семинар – «Зеленый подсовет»

Ихлас күңелдән елмайган, йөзләренә сабыйларга хас бәхет чаткылары кунган тәрбияче-белгечләргә ул көнне кояш та көлеп карады,  кунакчыл Балтач җирен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзилә Закирова да үз итә, гаҗәеп матур урында, «Романтик»  лагерында  – янәшәдә урманы, якында гына күле, чишмәсе булган, заманча югары зәвык төзекләндерелгән ял базасында шушылай хөрмәтләве өчен үзе үк тә  ихласлыгы белән дан казанган  район башлыгына чиксез рәхмәтләрен белдерде ул.

 

Балаларны бакчага ике яшьтән китерә башлыйлар, –  дип сөйли Минзилә Закирова. –  Килгәндә бала, иң мөһиме, елмая белә. Аннан без аны җитди булырга өйрәтәбез, бар белемебезне эшкә җиңеп, балага тиешенчә тәрбия бирәбез. Шуңа күрә минем әйтәсе килә: тәрбиячеләр эшкә хезмәт хакы өчен генә йөрми, аларны бирегә йөрәк кушуы тартып китерә. Хәзер исә язарга, тапкырларга-бүләргә дә өйрәтә башладык. Боларның барысы да кирәк, әлбәттә, һәм тәрбияче баланы мөстәкыйльлеккә дә этәрә.

 

Ә менә әти-әни нишли, баланы бакчага китерә, тиз-тиз генә үзләре чишендерә, аяк киеменең бавы бәйләнмичә калса да артларыннан йөгерә. Сизәсезме икән, безнең әти-әниләр хезмәт күрсәтүче персоналга әверелә бара түгелме? Моңа юл куярга ярамый,  әгәр дә бала йокысыннан торгач үзенә иртәнге аш әзерләп ашаса, чәен ясап эчсә, мәсәлән, бер сүз белән әйткәндә тормышка әзер булса, менә шул чакта иң бәхетле аналар, әби-бабайлар без дип куанып йөреп булачак. 

 

Педагогларның һөнәри компетентлыгын үстерү өстендә эшчәнлек актив бар

Районыбызның 18 балалар бакчасында, 25 башлангыч мәктәбендә һәм 9 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә барлыгы 1386 бала тәрбияләнә. Педагогларның һөнәри компетентлыгын үстерү өстендә эшчәнлек актив бара, чөнки үзгәрешләр, яңача белем бирү технологияләре кысаларында заманча, сыйфатлы тәрбия һәм белем бирүгә омтылыш нәкъ тә менә тәрбиячеләрдән, педагоглардан башлана. Зона, республика семинарлары алга таба да көтелә, һәм аларның барысы да җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән. 

В Балтасях прошел республиканский семинар – «Зеленый подсовет»

Нәкъ тә шулай икәнлеге районыбыз тәрбиячеләренең яулаган җиңүләрендә күренә, арада миллилеккә йөз тоткан бәйгеләр дә бар: Балтач бистәсенең 1 номерлы балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» булып танылды. «Тургай» балалар бакчасы милли мультфест  республика балалар кинофестивалендә катнашып,  махсус призга лаек булды. Балаларны туган телдә тәрбияләүче Чепья балалар бакчасыннан Марина Журавлева, Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Зәйнуллина Татарстан Республикасы территориясендә туган телләрне саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән проектны гамәлгә ашыруга корылган республика бәйгесендә җиңүче булдылар.

 

«Иң милли тәрбияче» дигән республика бәйгесендә 5 номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Фәридә Хафизова Гран-при алды, Энҗе Мөхәммәдиевага (Салавыч), Ләйлә Әхмәтҗановага (бистәнең 1 номерлы балалар бакчасы), Фәридә Әхмәдуллинага (бистәнең 2 номерлы балалар бакчасы), Алия Хисамовага (бистәнең бишенче бакчасы) беренче урыннар бирелде.

В Балтасях прошел республиканский семинар – «Зеленый подсовет»

 

Әле тагын бик күп Бөтенрәсәй, Татарстан, зона күләмендә яуланган үрләрне санап үтәргә була, һәр ярыш, бәйгедә катнашудан алган тәҗрибә, хезмәт алымнары тәрбияченең эшендә чагылыш тапмыйча калмый, районыбызның гөлчәчәктәй яңартылган балалар бакчаларында яңа рух белән тәрбияләнүче сабыйлар киләчәктә ил-көннең лаеклы шәхесләре булыр дигән матур уйлар күңелләрне янәдән матур идеяләргә җилкендерә, ихласлыкка илтә.

 

Иң мөһиме, балалар бакчаларында миллилеккә, милләтләр арасында үзара дус-тату мөнәсәбәтләргә игътибар ителә. Семинарның асылы да күпмилләтле Балтач җирендә яшәүче халыкларның үзара күркәм мөнәсәбәтләренә, телне саклауга, милли традицияләрне, йолаларны онытмауга корылган иде.

 

 

 

 

 


семинар

Нет комментариев