Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Хезмәт»кә языл һәм БОЗАУ от!

«Их, бозау чыкса ярар иде!»

«Хезмәт» бозау уйната, читтә калма, газетага языл да, квитанцияңне редакциягә җибәр!

«Хезмәткә языл һәм бозау от!» дигән акциябез уңаеннан редакциябезгә квитанцияләр килү дәвам итә. Шартны үтәп, канатлы сүзләр язып җибәрүчеләр дә бар.

Укучыбыз Мөхәммәтзәкиев Рәфкать «Хезмәт»кә - дан!» дип җибәргән.

Азат Исмәгыйлев «Хезмәт»сез көн, яңгырсыз җәй кебек! » ди.

Шул ук вакытта шигырьләр җибәрүчеләр дә бар, укучыбыз Эльмира Галимовадан килгән дүртьюллыкны тәкъдим итәбез:
«Хезмәт»не без яратабыз,
Ел да без аны яздырабыз.
Һәркемгә дә тәкъдим итәбез,
Яздырыгыз, үкенмәссез!"

Нормадан Фәнис Сабирҗанов яза:
«Хезмәт» – Балтач көзгесе ул,
Минем әби белән яшьтәш.
Тиздән сиңа да туксан!
Озын гомерле булып,
Дустыбыз булып яшә!

Ә менә Карадуган авылында гомер итүче укучыларыбыз җылы хат яза. Укыйк әле!
“Хөрмәтле редакция!
Без «Хезмәт» газетасын бик озак еллар үзебезгә яздырып укыйбыз. Бик яратып укыйбыз. Җомга көнне кунак киләсе кебек көтеп алабыз. Соңгы елларда бигрәк тә зур форматта чыга башлады, рәхмәт Сезгә! Район хәлләре, соңгы яңалыклар белән танышып барабыз. Без икебез дә олы яшьтә, беребезгә 80 яшь, икенчебезгә 75 яшь.
Сезне хөрмәт итеп һәм яратып, укучыларыгыз: Карадуган авылының өлкән пенсионерлары: Нәбиев Вагыйз, Сәвия».

Җылы сүзләрегез, якты йөзләрегез өчен рәхмәт сезгә, кадерле газета укучыларыбыз!

Дуслар, сез дә «Хезмәт»кә язылыгыз һәм Бозау отыгыз! Вакыт чикле, соңа кала күрмәгез. Бигрәк тә хәзер, ташламалы чакта язылып калырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка Хезмәткә языл