Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Хезмәт»кә языл һәм БОЗАУ от!

Халык зур ул, бөек ул, шагыйрь ул!...

«Хезмәт» үзенең укучыларыннан никадәр матур сүз ишетә. Рәхмәт сезгә, барыгызга да, «Хезмәт»не яратуыгыз өчен! Гел дә шулай бергә булыйк!

Район, республика яңалыкларын һәрдаим яктыртып барганыгыз өчен олы рәхмәт Сезгә! «Хезмәт» газетасын һәрчак укып барабыз, киләчәктә дә Сезгә уңышлы гына эшләргә язсын, зур җиңүләр яуларга язсын!

Сезне яратып укучы Ибраһимов Ринат.

***
Хөрмәтле "Хезмәт" газетасы хезмәткәрләре!
Сезгә "Хезмәт"кә язылган квитанцияне юллыйм һәм сүз уңаеннан рәхмәт сүзләре язып китәсем килә. Вакытлы матбугат - ул замана күзлеге! Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны район, республика яңалыкларыннан хәбәрдар итү өчен, иң кадерле хәзинә - сүз байлыгын кулланып, рухи байлык өләшәсез. Электрон мәгълүмат чаралары колач җәюгә карамастан, яшәешне басма матбугаттан башка күз алдына китерү кыен. Инде 50 елдан артык Сезнең газетаны һәрдаим укып барам. Алга таба да эшләрегез гөрләп барсын, яңадан-яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын, барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр,тыныч тормыш теләп калам.

Сезне яратып укучы Нурулла абыегыз.

***
Танышабыз атна саен
Район хәлләре белән.
"Хезмәт" белән дөнья ямьле,
"Хезмәт" белән күңелле!

Алдынгыларны зурлыйбыз,
Тәҗрибә уртаклашабыз,
Өлкәннәрне хөрмәтлибез -
Барысын булдырабыз!

Әлфия Сабирова, Нөнәгәр авылы.

***
Яшәсен «Хезмәт» газетасы!

Нөнәгәр авылыннан Закирҗанов Фәрид

***
Туган телеңне бел!
Туган жиреңне онытма!
"Хезмәт"ле бул!

***
Безнең «Хезмәт» менә дигән газета! Иҗат уңышлары телим сезгә. Яңа идеяләр килеп торсын гел. «Хезмәт»нең онлайн вариантта булуы да бик кулай. Яңалыклар белән шуннан танышып барабыз. Булганыгыз өчен зур рәхмәт.

Нәкыйпова Наилә.

***
Көндәлек тормыш, иң кирәкле яңалыклар, белдерүләр, барысы кул астында.
Вакытларны бушка уздырмый,
«Хезмәт»не ал кулыңа,
Булырсың барыннан хәбәрдар.

Нигъмәтуллин Мөдәрис.

***

Балтач халкы хезмәт сөя,
Эшләп таба ризыгын.
Тагын да шәбрәк эшләр өчен
Мин “Хезмәт“кә язылдым.

Гарифҗанов Равил

***
Сизиськом тиледлы юн тазалык, югыт мылкыд но шумпотон.

Николай Ефремов


***
Хезмәт белэн яшәү җиңел,
Хезмәт белэн яшәү күңелле.
Укыгыз сез, «Хезмәт» гәҗитен -
Ул бит безнең тормыш көзгесе!

Нурия Гыйләҗева, Куныр авылы.

***
«Хезмәт»кә язылдым әле
Яңалыклар белергә.
Әгәр бәхет елмайса,
Бозаулы да булырмын.

Адилә Сәмигуллина.

Балтачымның даны еракларда,
Хезмәт бизи һәрбер кешесен.
90 яшен ваклый районыбыз,
Мәңгелеккә матур яшәсен!
Хезмәт ит тә мактан,
Уйнап көл дә шатлан!

Гарифҗанов Равил, Карадуган

Җомга көнне иртән торып,
Капка төбенә чыгам.
Хат ташучы «Хезмәт» гәҗитен
Китерә микән дип көтәм.

Камалиева Резеда, Балтач.

***
«Хезмәт» яраткан гәҗит
Укый олыбыз-кечебез.
Дан казанган кешеләре белән
Бик нык шатланып яшибез.

Фәридә Зарипова,
Балтач.

Ни арада үткән гомер
Тагын ярты ел үткән бит.
Шушы көнне зарыгып
Барыбыз да көткән бит!
Минем хәлләр ничек дисәгез,
Әллә нәрсә кырмыйбыз.
Эшкә чыгасы булмагач,
Иртән-иртүк тормыйбыз.
Рәхмәт яусын «Хезмәт»кә,
Ул бар әле юаныч.
Телефон аша газета уку
Бер дә күңелле түгел.
Әле ярый почтальоннар бар,
Пенсияне бирергә.
Яшибезме-яшибез!
Ходай бирсен гомерне.
Эшләрегездә киртәләр очрамасын,
Тирән упкыннарга юлыкмагыз.
Һәрчак сезгә ярдәм итәрлек
Язылучыларыгыз барын онытмагыз!
Нурия Закирова, Карадуган.

Хезмәт итеп яшәгән халыкның
Гәҗите дә аның «Хезмәт» атлы.
Гәҗитнең дә, эшчән халыфкның да
Еракларга киткән даны.
Камил муллагалиев, 52 ел Хезмәт алучы.
Һәр атнаның җомгасында
«Хезмәт» сине көтәбез.
«Хезмәт» аша беләбез
Район яңалыкларын.
Сигез битле гәҗиттә
Бар да бар монда.
«Хезмәт» белән килә
Атна вакыйгалары.
Һәр атнада беләбез
Республика яңалыкларын.
Газетага язылабыз
Озын булсын гомере.
2022 елда юбилееңны да
Үткәрергә насыйп булсын.

Рәйсә Нур,
Арбаш.

Хезмәтебез мәгълүматлы итә хезмәт сөйгән Балтач халкын!

Юнусова Раушания

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Хезмәт»кә языл һәм БОЗАУ от