Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Хезмәт»кә языл һәм БОЗАУ от!

«Хезмәт»кә языл һәм БОЗАУ от! - Укучыларыбыз шигырьләр дә җибәрә

Ә хәзергә язылучыларыбыз юллаган шигырьләргә янә күз салыйк:

Хөрмәтле райондашлар! Ташламалы вакытта «Хезмәт»кә язылып калырга ашыгыгыз. Язылгач та квитанциягезне редакциягә юллагыз, «Хезмәт» турында канатлы сүз дә язарга онытмагыз! Ә хәзергә язылучыларыбыз юллаган шигырьләргә янә күз салыйк:

Без «Хезмәт»не яратабыз,
«Хезмәт» белән яшибез.
Райондагы яңалыкны
«Хезмәт» аша беләбез.
Кемнәр уңган, кемнәр булган,
Кемнәр тырыш хезмәттә.
Кемгә ничә яшь тулганы
Яктыртыла «Хезмәт»тә.

Гөлинә Хәйруллина,
Таузар авылы.

«Хезмәт» бит ул көч бирә, канат куя иңнәргә,
Канатланып китәмен «Хезмәт»өйгә килгәндә.
Кошлар кебек очып, «Хезмәт» килсен һәр өйгә.

Гүзәлия Хәсәншина, Карадуган авылы.


«Хезмәт» өйгә килеп кергәч,
Йортыбызга нур тула.
Районыбызның тормышы,
Яңалыклар күп монда.
Атнасына бер тапкыр
Килеп безнең йортларга,
Бәйрәм саен һич онытмый
Подписчигын котларга.

Халисә Төхфәтуллина,
Кариле авылы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка Хезмәткә языл