Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Хезмәт»кә языл һәм БОЗАУ от!

«Хезмәт»кә языл һәм БОЗАУ от!

Көн дә алты-җиде хат-квитанцияләр кабул итәбез, ә конверт эчендә канатлы сүзләр, җылы җөмләләр...

«Хәреф өйрәнгәннән бирле район газетасын, районым өчен горурланып укыйм. Бер хәрефен дә кадырмыйм, миңа 72 яшь. Киләчәктә дә гомер бирсен Ходай, балаларым, оныкларым белән бергә озак еллар укырга язсын иде. Амин!”

Фамилиям редакция өчен генә булсын, ди әлеге юлларны язган укучым. Эх, кызганыч, нинди матур сүзләр, ә авторын күрсәтергә ярамый. Ярамый тек ярамый, укучы сүзе закон. Рәхмәт сезгә, кадерле өлкәнебез, “Хезмәт”тән аерылмавыгыз өчен!


Балтачтан С.Гәрәева да “Хезмәтне яратуым – тормыш дип җан атуым” дигән канатлы сүзләр калдырып китте.

Сез дә язылыгыз, хөрмәтле дуслар, язылыгыз да квитанцияләрегезне “Хезмәт” газетасы редакциясенә юллагыз. Газетаның беренче битендә, иң өстә адресыбыз даими бирелеп барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Хезмәт»кә языл һәм БОЗАУ от