Республикада беренче тапкыр Вагыйзов укулары оештырылды.
7 ноябрь көнне «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вагыйзовның тууына 115 ел тулу уңаеннан Арча районында Республикүләм масштаблы чара оештырылды.
Республикада беренче тапкыр уздырылучы Вагыйзов укуларының максаты — 50 ел буе балаларга белем бирүдә кулланылган «Әлифба» авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың иҗади мирасын үстерү, алар мисалында милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен яшь буынга җиткерү.
«I республикакүләм Вагыйзов укулары» фәнни-гамәли конференциясендә Балтач укытучылары да катнашты.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев