Район Советының утырышлар залында мобилизацияләнгән райондашларыбызның гаиләләреннән кергән мөрәҗәгатьләр буенча атна саен очрашулар уза.
Бүгенге очрашу барышында мобилизацияләнгән гражданнарның хезмәт хаклары өчен бирелгән реквизитлардагы хаталарны төзәтү, психологлар ярдәме, шәһәрләрдә белем алучы балаларга юл йөрү карталары һәм гаиләләргә каралган ярдәм чаралары хакында сөйләшенде.
Куныр авыл җирлегеннән мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләреннән күп мөрәҗәгатьләр керү сәбәпле, җирлек җитәкчесе очрашуда шәхсән катнашып, сорауларга җавап биреп үтте.
Нет комментариев