Район советының утырышлар залында террорга каршы комиссия утырышы узды
Террор актларын булдырмау, кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин иту максатыннан районда штаб өйрәнүләре бара.
Иң элек район советының утырышлар залында террорга каршы комиссия утырышы узды. Биредә террор куркынычсызлыгы турында хәбәр алынгач, җаваплы хезмәткәрләренң һәм оешмаларның беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды.
Төшке аштан соң штаб өйрәнүләре башланачак. Әлеге өйрәнүләргә эчке эшләр, гадәттән тыш хәлләр бүлекләре һәм район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк. Практикада белгечләр оператив мәгълүмат алудан алып халыкка хәбәр итү һәм аны тормышка ашыруны тәэмин итүне оештыруга кадәр эш алып барачаклар. Зинһар, тыныч булыгыз һәм паникага бирелмәгез!
Нет комментариев