Балтачта үзәк чыршы ачылды (+фоторепортаж)
Көн темасы

Балтачта үзәк чыршы ачылды (+фоторепортаж)

«Балтач» ял паркында үзәк чыршыны ачу тантанасы булды

Әлеге чараның программасы мавыктыргыч итеп әзерләнгән иде. Балтачлыларны Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләде, театральләштерелгән тамаша, җырлы-биюле концерт номерлары бәйрәмгә тагын да күтәренке рух өстәде.

Бәйрәм чарасында бизәлгән атлар, бизәлгән машиналар, персонажлар, Яңа ел сыннары арасында иң-иңнәрне ачыкладылар.

 Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды. 

 


Нет комментариев