Бердәмлек билгесе: Алан авылында яңа һәйкәл ачылды
Көн темасы

Бердәмлек билгесе: Алан авылында яңа һәйкәл ачылды

Бу һәйкәл Алан авылы халкы өчен генә түгел, ә бөтен район халкы өчен патриотизм һәм хәтер символы булып торсын!

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Флагы көнендә, Балтач районы Алан авылында зур вакыйга — сугышчан хәрәкәтләр һәм чик буе гаскәрләре ветераннары хөрмәтенә төзелгән яңа һәйкәл ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район башлыгы Рамил Нотфуллин, шулай ук төрле иҗтимагый оешма вәкилләре, Әфганстан һәм махсус хәрби операция ветераннары катнашты.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге һәйкәл — үткәнебезгә, бүгенгебезгә һәм киләчәгебезгә карата тирән хөрмәт билгесе. Бу изге эштә катнашкан барлык иганәчеләргә һәм төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов һәм район хәрби комиссары Дамир Нурмөхәммәт улы Гайнуллиннар да Аланлыларны һәйкәл ачылышы һәм Россия Флагы көне белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан һәм чик буе гаскәрләре ветераннары хөрмәтенә төзелгән һәйкәл Алан авылы халкы өчен генә түгел, ә бөтен район халкы өчен патриотизм һәм хәтер символы булып торсын!

 

 

 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев